Экипажда Евгений Яковлев һәм Владимир Рыбаков бар. Алар, үзләреннән соңгы автомобильдән 3 сәгать 53 минут 59 секундка алданрак килде.
Эдуард Николаевның бу өченче тапкыр «Дакар»да җиңүе. Ул 2013, 2017 елларда җиңгән иде инде.
Ярышта 54 илдән 334 экипаж катнашты. Узыш Көньяк Америкада үткәрелде, маршрутның гомуми озынлыгы 9 мең километр иде. Ралли Аргентинаның Кордова шәһәрендә төгәлләнде.
Россия командасының «Дакар»да 15 тапкыр җиңгәне бар.
Чыганак:Татар-информ