Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында алтын медаль яулады

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе
 

Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында хатын-кызлар арасында  ялгыз чыгышта беренче урын алды.

Ике тапкыр Европа чемпионы Евгения Медведева икенче урын, Италия спортчысы Каролина Костнер өченче урын алды.

Фигуралы шуу буенча Европа чемпионаты Мәскәүдә уза.

Алинә Заһитованың әтисе Илназ тумышы белән Актаныш районы Әҗби (Татарский Азибей) авылыннан. Алинәнең әтисе үзе дә спортчы, хоккейчы, 2015-2016 елларда «Ижсталь» командасының тренеры иде.

Чыганак:Татар-информ

 

В категории: Актуаль хәбәрләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International