«Солдат батырлыгы онытылмый!» дигән митинг үткәрелде.

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

22 гыйнвар көнне  «Татарстан» совхозы поселогында туып-үсеп, Чечня җирендә батырларча һәлак булган , үлгәннән соң "Батырлык ордены" белән бүләкләнгән Валерий Пучининның үлгән көнендә, герой истәлегенә «Солдат батырлыгы онытылмый!» дигән митинг  үткәрелде.

Митингта Кенәз авыл җирлеге башлыгы урынбасары    Наталья Самойлова, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе      Мәдина Сабирова,    инвалидлар советы рәисе Николай  Самойлов,хәрби хәрәкәттә катнашкан ветераннар  , Кенәз мәктәбе укчылары,авыл халкы, «Родина» патриот   клубы әгъзалары катнашты .Митингны укучылар  Анастасия Абрамова белән Артём Сошанков алып барды,укучылар каршында чыгыш ясаучылар арасында Жуков медале белән бүләкләнгән,Чичнә хәрби хәрәкәтендә катнашкан Олег  Газашвили дә батырлык турында  чыгыш ясады.   Герой истәлегенә багышланган әлеге чара бер минутлык тынлык белән тәмамланды, Батырлар һәйкәленә һәм Валерий Пучининның портреты янына чәчәкләр куелды

Фото

фото

фото

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International