Мерәс мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары белән “Сәйдәшев исемендәге ” АХП ҖЧҖ фермасына экскурсия оештырдылар. Әлеге экскурциягә баруның төп сәбәбе: балаларга авыл- хуҗалыгы хезмәте турында сөйләү, терлекчеләр башкарган эшләрне хөрмәт итү, туган җиргә мәхәббәт уяту максатыннан оештырылган иде. Терлекчелек фермасының эчке һәм тышкы төзелешләрен карап, терлекләрнең ниләр белән туклануы белән кызыксынылды.