"Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" журналлары, Татарстан китап нәшрияты белән берлектә "Әдәби карта" бәйгесе игълан иткән иде. Беренче унлыкка кергән укытучылар, тәрбиячеләр исемлегендә Тукай районы Түбән Суыксу мәктәбе укытучысы Зәтия Нәбиулла кызы Шакировада бар. Аларга 19 гыйнвар көнне оештырылган тантанада истәлекле бүләкләр тапшырылды.Котлыйбыз!