Чаңгы шуу ярышлары буенча район беренчелеге һәм чемпионаты үтте

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

20 гыйнвар көнне Яңа поселогында чаңгы шуу ярышлары буенча район беренчелеге һәм чемпионаты үтте. Ул, елдагыча, Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов истәлегенә багышлап уздырылды. Ярышларда район мәктәпләреннән – 21, авыл җирлекләреннән – 6 команда, барысы бергә 189 спортчы көч сынашты. 

Башлангыч сыйныфларда белем алучы малайлар арасында беренче урынны Самат Нуртдинов (Яңа поселогы) яулап алды. Икенче һәм өченче урыннар Илназ Зиннәтуллинга (Биклән), Данис Галиевка (Кече Шилнә) бирелде. Кызлар арасында Әлмирә Нуриевага («Татарстан» совхозы поселогы) тиңнәр булмады. Икенче урында Әлмирә Нуретдинова (Яңа поселогы), өченче урында Камилла Гатина (Яңа поселогы) калдылар. 

VI-XI сыйныфларда белем алучы егетләр арасында призлы урыннарга Яңа поселогы мәктәбе укучылары Динар Сәлахов, Азат Гәрәев, Риназ Әминов чыктылар. Кызлар арасында Элиза Шәмсиевага («Татарстан» совхозы поселогы) тиңнәр булмады. Икенче, өченче урыннарда Язилә Шәймәрдәнова (Түбән Суыксу) һәм Ранеля Сәйфетдинова (Яңа поселогы) калдылар.

 Мәктәпләр арасында беренче өчлектә Яңа поселогы, Күзкәй һәм Мусабай-Завод авыллары мәктәпләре укучылары калды.

Авыл җирлекләре арасында Әҗмәкәй, Мәләкәс һәм Иске Абдул спортчыларына тиңнәр булмады, аларга призлы урыннар бирелде.

 

Хатын-кызлар арасында  җиңүчеләр:1урын – Карамзина Анжелика (Мәләкәс),2 урын – Зарипова Гульназ  (пос.Новый),3урын – Василова Гульназ (пос.Новый).

Ир-атлар арасындан:1урын- Шарифуллин Зульфат (пос.Новый),2 урын – Зарипов Рамиль - (пос.Новый),3 урын  – Ихсанов Рафаэль – (Түбән Суыксу).

Пенсионерлар арасында яхшы нәтиҗәләр курсәтүчеләр:Ир-атлар арасында :1 урын – Габдуллин Салават ( Калмаш),2урын – Сахапов Зиастин (пос.Новый),3 урын – Мингазов Дамир ( Иске е Абдул ),

хатын-кызлар арасында :1 урын – Валиахметова Гульсина (пос.Новый),2 урын – Назарова Замфария ( Масубай Завод),

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International