«Мисс Татарстан» матурлык бәйгесенең XX нче юбилей кичәсе җиңүчесе билгеле булды. 2018 елның Татарстан чибәре булып Камилә Хөсәенова танылды.
Казан кызы Камиләгә 19 яшь. Ул Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясендә укый. Булачак спорт менеджеры, нәфис гимнастика буенча спорт мастерына кандидат. 2017 елда «Мисс академия» булып табылган.
«Мисс Казан» булып 19 яшьлек Казан кызы Гүзәл Мусина танылды.
Казан кызы Полина Горюнова «Беренче вице мисс Татарстан» титулына ия».
«Икенче вице-мисс» исемен Казан кызы Рушания Шәрифулина алды.
Чаллы кызы 18 яшьлек Аделина Миңнеханова «Соклангыч Татарстан гүзәле» исеменә лаек булды.
Чыганак:Татар-информ