Шушы көннәрдә Подгорный Дөреш авылында гомер итүче Срур Галимулла кызы Габдуллина 90 яшен тутырды. Аны олы юбилее белән тәбрик итәргә районСоветы аппарат җитәкчесе Ә.наврозова, район ветераннар Советы рәисе Галимҗан Зарипов ,авыл авыл җирлеге башлыгы килде. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хаты һәм администрация, авыл җирлеге әзерләгән истәлекле бүләк тапшырылды.