Федераль ташламадан файдаланучыларга бирелә торган айлык түләүнең күләме елга бер тапкыр, агымдагы елның 1 нче февраленнән 2,5 % индексацияләнә.

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Федераль ташламадан файдаланучыларга бирелә торган айлык түләүнең күләме елга бер тапкыр, агымдагы елның 1 нче февраленнән куллану бәяләренең артуыннан чыгып2,5 % индексацияләнә.

Индексацияләү коэффициенты Россия Федерациясе хөкүмәте тарафыннан билгеләнә.

"Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен тәкьдим итү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Аерым игьтибар өлкән буын гражданнарына һәм балалы гаиләләргә бирелә", - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәте ведомствосында.

Алынган мәгьлүматларга караганда, 2018 елның башында төрле социаль ярдәм чараларыннан республикада 1,68 миллион кеше файдалана. Социаль ярдәм чараларының 79ы республикада, 15 кешегә - керемнәрен исәпкә алынып бирелә. Адреслы социаль ярдәм күләме 2015 елдан 2017 елга кадәр 2,6 тапкырга артып 8 млрд сумны тәшкил итә, ягьни гомуми чыгымнарга юллана торган социаль ярдәмнең 65 процентын. Мондый ярдәмне кулланучылар 2015 елдан 3 тапкырга арткан һәм 1,2 млн кешене тәшкил итә.

Яр Чаллыдан 36.660 кеше  федераль ташлама ала,алар Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, тол  ветераннары ,Ленинград  блокадасы кешеләре, хәрби хезмәттә катнашучылар, хәрби хезмәттә  улгән кешеләрнен гаиләләре,  радиация  алучылар,   Советлар  Союзы һәм  Россия Геройлары,  Социалистик Хезмәт Геройлары,барлык группадагы  инвалидлар

2018 елның 1 февральдән   социаль хезмәт күрсәтү җыелмасы өчен һәр кешегә айлык түләү суммасы  1 075сум  19 тиен тәшкил итә. Шул исәптән:

– тиешле медикаментлар белән тәэмин итү – 828 сум . 14 тиен ;

– төп авыруларны кисәтү максатында санатор-курорт юлламалары бирү –128  сум . 11  тиен  ;

– шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына кадәр һәм аннан бушлай бару-кайту максатына –118  сум  94 тиен 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International