Федераль ташламадан файдаланучыларга бирелә торган айлык түләүнең күләме елга бер тапкыр, агымдагы елның 1 нче февраленнән куллану бәяләренең артуыннан чыгып 2,5% индексацияләнә.Тукай районында мондый 3353 кеше яши ,алар Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, тол ветераннары ,Ленинград блокадасы кешеләре, хәрби хезмәттә катнашучылар, хәрби хезмәттә улгән кешеләрнен гаиләләре, радиация алучылар, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары,барлык группадагы инвалидлар
2018 елның 1 февральдән социаль хезмәт күрсәтү җыелмасы өчен һәр кешегә айлык түләү суммасы 1 075сум 19 тиен тәшкил итә. Шул исәптән:
– тиешле медикаментлар белән тәэмин итү – 828 сум . 14 тиен ;
– төп авыруларны кисәтү максатында санатор-курорт юлламалары бирү –128 сум . 11 тиен ;
– шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына кадәр һәм аннан бушлай бару-кайту максатына –118 сум 94 тиен