Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның яңартылган рәсми сайты эшли башлады. Ул түбәндәге адрес буенча урнашкан: http://president.tatarstan.ru/
Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин сүзләренә караганда, яңа портал мобиль җайланмалар өчен яраклаштырылган.
Заманча дизайн нәтиҗәсендә, түбәндәге бүлекләр бар: яңалыклар, көнүзәк вакыйгалар, фото — һәм видеорепортажлар, шулай ук республика лидерының Instagram битендәге фотолары да урын алды. Шулай ук Президентка үз соравыңны бирү мөмкинлеге дә бар.
Чыганак:Татар-информ
В категории: Актуаль хәбәрләр