3 февраль (шимбә) көнне сәгать 10.00да Тукай районы үзәк больницасында ачык ишекләр көне үткәрелә. Әлеге очрашуның максаты – мәктәп укучыларын, яшүсмерләрне сәламәтлек саклау системасы белән таныштыру һәм укучыларда табиб һөнәренә карата мәхәббәт уяту. Бу көнне больницада Казан дәүләт медицина университеты студентлары, табиблар, шәфкать туташлары укучылар өчен экскурсия оештырылачак. Чарага югары сыйныф укучылары, шулай ук табиб һөнәрен үзләштерергә теләүчеләрнең һәммәсе дә катнаша ала.