Бу чара" Халыкара Интернетсыз көн" не билгеләп уту уңаеннан оештырылды

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

"Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә балигъ булмаганнар арасында " Интернетнын куркынычсызлыгы"  дигэн темага энгэмэ узды  ,бу чара" Халыкара Интернетсыз көн" не билгеләп уту  уңаеннан  оештырылды  .  Анда  социаль яктан авыр хәлдә яшәүче  , күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче,аз керемле гаиләдән булган 10 укучы катнашты.   Темага карата слайдлар карадылар,төрле интернет-мошенниклар, кредит  карталарыннан акча урлау турында сөйләделәр

"Интернетсыз көн"дә дөньяның төрле илләрендә уза торган чаралар,  еллар узган саен бу теманың актуальләшә баруын дәлилли. Бу акцияләрне оештыручылар бөтендөнья челтәренә каршы көрәш алып бармауларын һәм интернетны начар нәрсә, дип санмауларын белдерә. Алар кешеләрнең, беренче чиратта яшьләрнең игътибарын, чынбарлык дөньяда да кызыклы һәм мавыктыргыч нәрсәләр булуына юнәлтергә телиләр. Бер генә көнне булса да яраткан һәм якын кешеләр белән үткәрергә, яраткан шөгылеңә багышларга, музейга яки күргәзмәгә барырга, яки урман буенча да йөрергә була, ди оештыручылар

 http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/28/156902/

фото

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International