Сталинград шәһәрендә җиңү яулаган көнне билгеләп үтүне без декабрь аенда ук башлаган идек, – дип яза безгә Иске Абдул авылының «Гиндукуш» музее директоры Тәнзилә Минһаҗева. – Ул чагында Бөек Ватан сугышы ветераны, 3 дәрәҗә Дан ордены кавалеры Рәфкать абый Нуриев белән очраштык, аның фронт истәлекләре белән таныштык. Шундый батыр авылдашыбыз булуы белән чиксез горурлык хисләре кичердек.
Ә бу атнаны без «Гиндукуш» хәрби дан музее хезмәткәрләре һәм Иске Абдул мәктәбе коллективы, патриотик тәрбия атналыгы дип игълан иттек. Һәм көн саен озын тәнәфесләрдә герой-шәһәр Сталинград турында документаль фильмнар карадык. Шул рәвешле бу шәһәрнең тарихы һәм күренекле урыннары белән таныштык. Ә 75 еллык юбилей көнендә ике китап авторы, ветеран-укытучы Зөфәр Дәүләтшинны кунакка чакырдык. Ул безгә Сталинград шәһәре халкының батырлыгы турында сөйләде. Бу шәһәрне азат итүдә катнашкан һәм исән-сау әйләнеп кайткан авылдашларыбыз белән таныштырды. 1961 елга алынган мәгълүматлар буенча Иске Абдул авылыннан алар – 12, башка авыллардан 7 кеше: Габдулла Нәбиуллин, Лотфулла Сибгатуллин, Гарифулла Зиннәтуллин, Габдулла Сәгыйдуллин, Габделбәр Галимов, Фәйзрахман Мәхүпов, Габдрахман Хафизов, Гыйльмулла Гыйльметдинов, Исмәгыйль Гыйльмиев һ.б. Ә очрашуыбыз ахырында тынычлык өчен башын салган ватандашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Моннан тыш авылыбызда «Сталинград. Наступление» кинофильмын да карадык, фикерләребез белән уртаклаштык. Моннан тыш «Сталинград шәһәренә сәяхәт» фотокүргәзмәсе дә авылдашлар арасында популярлык казанды