Антларына тугры калып, киләчәк өчен тырыштылар

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Антларына тугры калып, киләчәк өчен тырыштылар

Һәр елның 15нче февралендә совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылу көне буларак билгеләп үтелә. 10 ел буе барган сугыш Советлар Союзының 15 мең гражданын югалту белән нокта куелды. Һәм, билгеле, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн ветеран әфганчыларарны хөрмәтләү һәм һәлак булган барлык сугышчы-интернационалистларны искә алу, хәтер көне дә. Әфган сугышында хәрби хезмәттә якыннарын югалткан гаиләләргә тирән ихтирам белән мөрәҗәгать итәбез: бер минут тын калып, газизләрегез истәлеген олылыйк. Аларның якты хатирәсе – безнең күңелләрдә мәңгелек. Каршыгызда башыбызны иеп рәхмәт әйтәбез, һәркайсыгызга сабырлык, иминлек, тыныч көннәр телибез.

Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар, армия хезмәтен кайнар нокталарда үткән райондашлар! Әфганстан, Чечен республикаларында һәм башка локаль бәрелешләрдә сез үзегезнең Ватан алдындагы изге бурычыгызны намус белән үтәдегез, хәрби антыгызга тугры калдыгыз. Хәлиткеч сугышларда батырлык үрнәкләре, рухыгыз ныклыгын күрсәттегез. Яшь буынга сез батырлык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге булдыгыз.

Әфган сугышы меңнәрчә кешенең гомерен өзде, яшь егетләрнең язмышын җимерде, толлар һәм ятимнәргә, ялгыз калган аналарга әйтеп бетермәслек кайгы-хәсрәт китерде. Вакыт тузаннары Әфган, Чечен һәм башка бәрелешләрдә катнашучыларның якты истәлеген каплый алмас. Хәрби антларына тугры калып гомерләрен биргән батырларның данлы исеме күңелләребездә мәңге сакланыр.

Солдат аналары һәм аларның тол хатыннары алдында без баш иябез. Зур рәхмәт сезгә! Барлык сугышчы-интернационалистларга, сугышчан бәрелешләрдә катнашучыларга, аларның якыннарына сәламәтлек, бәхет, иминлек, аяз күк йөзе телим!

Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International