Шакиров Роберт 80 кг. авырлык үлчәвендә көч сынашып 2 урынны яулады

2018 елның 16 феврале, җомга

 Биектауның “Биектау” спорт комплексында каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган традицион 55 көрәш турниры узды .Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган турнир иң көчле көрәшчеләрне үзенә җыя һәм мәртәбәле турнирлардан санала .49 командадан ярышларда-  424 дәрәҗәне көрәшче катнашты,ике көн дәвамында ир-егет көрәшчеләр 10 авырлык үлчәвендә көч сынашты ,шул исәптән  60 килограммда – 38, 65тә – 44, 70тә – 44, 75тә – 51, 80дә – 43, 85тә – 39, 90да – 35, 100дә – 40, 130да – 42 һәм 130 килограммнан югары авырлыкта 23 көрәшче бил алышты

Шулар арасында Тукай районы командасы да бар иде.  Шакиров Роберт   80 кг. авырлык үлчәвендә көч сынашып     2 урынны яулады.Аны һәм тренеры  Хәмәдеев Тәнзилне бу җиңүләре белән котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International