Фәрит Мөхәммәтшин: “Элиталы орлык фондыннан башка югары күрсәткечләргә ирешеп булмый”

2018 елның 16 феврале, җомга
 

"Югары сыйфатлы орлыклар белән Татарстанның барлык районнарын тәэмин итәргә, продукция белән республикадан читкә дә чыгарга кирәк". Әлеге бурычлар турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Тукай районында орлык заводында булганда әйтте.

“Элиталы орлык фондыннан башка югары күрсәткечләргә ирешеп булмый”, - дип билгеләп үтте ул предприятие хезмәткәрләре белән аралашканда.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Тукай районына эшлекле сәфәр вакытында орлык заводында булганнан соң, ул авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән аралашты, җирле җитештерүчеләр ярминкәсе белән танышты, районның хисап сессиясендә катнашты.

Новотроицкидагы орлык заводы бүгенге көннән башлап җәмәгать эшлеклесе Йолдыз Кормашев исемен йөртәчәк. Биредә инде алты ел дәвамында бодай, арпа, борчак, люпин, рапс һәм башка авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары җитештерелә. Предприятие тәүлегенә 600 тонна орлык эшкәртергә сәләтле һәм ул “завод – басу”принцибында эшли. Җитештерүдән тыш, заводның 27 мең гектарда үзенең орлык сынау басулары бар.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International