Балигъ булмаганнар белән виртуаль дәрес узды

2018 елның 16 феврале, җомга
Татарстан Президенты 2018 елны Татарстанда Лев Толстой елы дип игълан итте

Лев Толстой исеме Казан белән ныклы бәйләнештә. Язучы бирегә 1841 елда 13 яшендә абыйлары һәм апасы белән килгән, ә 1847 елда язын Казаннан киткән. Биредә аның исеме белән бәйле истәлекле урыннар сакланган.Толстойлар гаиләсенең Казан белән ныклы элемтәсен, шулай ук язучының рус әдәбиятына һәм дөньяви әдәбиятка йогынтысын исәпкә алып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән "2018 ел -Татарстанда Лев Толстой елы" дип рәсми төстә игълан ителде.

  Шул уңайдан "Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре  балигъ булмаганнар белән Л.Н.Толстой иҗатына багышлап "Ясная  поляна"  дигән виртуаль дәрес һәм  викторина  уздырды. Бу чара  социаль яктан авыр хәлдә яшәүче  , күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче,аз керемле гаиләдән булган  укучылар  катнашты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International