2018 елда форум ун тематик мәйданчык: “Инновацияләр территориясе”, “Архитектура һәм сәнгать территориясе”, “Медиа территориясе”, “Эшкуарлык территориясе”, “Игелеклелек территориясе”, “Куркынычсызлык территориясе”, “Спорт территориясе”, “Кече ватан территориясе”, “Тынычлык һәм бердәмлек территориясе”, “Яшьләр территориясе” мәйданчыклары буенча узачак.
Яшьләрнең иң яхшы проектлары һәм идеяләре Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында форум финалында тәкъдим ителәчәк, шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволарның алга таба да яклавы өчен йөкләмәләр исемлегенә кертеләчәк.
Форумда 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге проект һәм идея авторлары катнаша ала.
Гаризалар форумның рәсми http://www.forumtatarstan.com сайтында һәм ais.fadm.gov.ru адресы буенча “Россия яшьләре”нең автоматлаштырылган мәгълүмат системасында 2018 елның 15 февраленә кадәр кабул ителә.
Форум турында мәгълүмат http://www.forumtatarstan.com сайтында һәм ВК төркемендә (https://vk.com/forum_tatarstan)