Бөек шагыйребез Г.Тукайның 132 еллыгына багышлап, татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан, 2018 нче елның 27 нче апрелендә Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе Новотроицк мәктәбе базасында татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһамлы каләм» яшь язучылар бәйгесен уздырды. Бәйгедән районның 13 мәктәбеннән 21 иҗади фикер йөртүче укучы катнашты.Алар барысы да төрле номинацияләрдәге грамоталар белән бүләкләнделәр.