Октябрь ае үзенең матур бәйрәмнәре белән башланып китте .Шуларның берсе- Өлкәннәребезне хөрмәтләү ункөнлеге. Һәркем мөмкинчелегеннән чыгып өлкәннәребезгә тиешле хөрмәтен күрсәтергә ашыга. Без дә төрле кайнар нокталарда хәрби хезмәттә улларының гомерләре өзелгән әти һәм әниләрне бәйрәм белән котларга уйладык. Алар һәрдаим игътибарга мохтаҗ. Алар бездән алтын таулары да түгел, бары тик гади бер игътибар гына көтә. Без, Гиндукуш музее хезмәткәрләре, әфганчы-ветераннар, "Ак калфак"оешмасы кызлары, аларны аңларга , тыңларга тырышабыз. Бу юлы да уйлаштык та, төрле чәй тәмнәреннән күчтәнәч әзерләп, юлга кузгалдык. Алар безне һәрвакыт көтеп ала. Бу юлы да шулай булды. Илләребез тыныч булсын, балалар кайгысы күрергә язмасын иде.
ФОТО
Резеда Гарипова