«Исәнме алтын көз " дип исемләнгән Көзге бал булып узды.

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

6 октябрь көнне Кенәз мәдәният йортында яшьләр өчен уен программасы, конкурслар, биюләр белән «Исәнме алтын көз " дип исемләнгән Көзге бал булып узды.  Бәйрәм балын көзге вальс белән ачтылды . Чарада "Бананнарны кем тизрәк ашый», "Уныш җыю", "Кәгазьдә бию», урындыклар, арбуз белән уеннар  бар иде. Әлбәттә инде, көзге табышмаклар, мәкаль һәм мәзәк викториналар да булды  Яшь гаиләләр шулай ук бик теләп конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Һәр конкурста җиңүчеләр дә бар иде, алар кечкенә бүләкләр һәм тәм-томнар алдылар. Уеннар арасында барысы да Владимир Веретенниковның яраткан җырлары астында биюдә ял итте.ФОТО

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International