Әлфия Когогина: гражданнарны кабул итү-Дәүләт Думасы депутаты белән төбәк арасындагы хезмәттәшлекнең мөһим формасы

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм РОССИЯ» фракциясе әгъзасы, икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина агымдагы елның 9 аенда гражданнар белән эшләүгә йомгак ясады. 2018 ел башыннан депутат тарафыннан гражданнардан, хезмәт коллективларыннан, күп фатирлы йортларда һәм торак пунктларда яшәүчеләрдән 284 мөрәҗәгать кабул ителде. Парламентарий Чаллыда, Менделеевск, Әгерҗе, Тукай районнарында, шулай ук «Бердәм РОССИЯ» партиясе рәисе Д. А. Медведевның Татарстан Республикасындагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә 13 кабул итү үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International