Тукай районы мәгариф оешмаларының барлык педагогик коллективы һөнәри бәйрәм - Укытучылар көнен билгеләп үтте.

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәре "Энергетик"   «мәдәният йортында,2018 елның 6 октябрендә Тукай районы мәгариф оешмаларының барлык педагогик коллективы һөнәри бәйрәм - Укытучылар көнен билгеләп үтте.

" Тукай районының мәктәпкәчә, һөнәри белем бирү хезмәткәрләре үзләренең бәйрәмен билгеләп үтәләр, һәм һәркем һөнәрләренә тугрылык, риясыз хезмәт һәм балаларга мәхәббәт өчен көчле алкышларга лаек...", - диде Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев "Мәгариф-эшчәнлекнең бик мөһим өлкәсе, үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү белән бәйле зур дәүләт сәясәте эше. Безнең бурыч-районның мәгариф учреждениеләрендә туа торган барлык яңалыкларга ,мәгариф системасын камилләштерүгә ярдәм итү... »,- дип ассызыклады район башлыгы, тантанада катнашучыларны котлап.

Бәйрәмдә катнашучыларны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Айгөл Хәбибҗан кызы һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Фердинанд кызы тәбрикләде Иң яхшы педагогларга, мәгариф оешмалары хезмәткәрләренә Мактау грамоталары, төрле дәрәҗәдәге дипломнар тапшырылды. Педагогик хезмәт ветераннары аерым рәхмәт сүзләре белән бүләкләнде. Татарстан Республикасының "Казан » дәүләт җыр һәм бию ансамбле төркеме чыгышлары , шулай ук район укучыларының чыгышы да тамашачыларны сөендерде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International