Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тантаналы кабул итүе узачак

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

2018  елның 9 октябрендә «Корстон-Казан» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү  сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан   Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тантанлы кабул итүе узачак.

Чарага муниципаль районнарның,  агросәнәгать  комплексы, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләренең,  сервис  оешмаларының  хезмәт  алдынгылары вәкилләре  чакырылды. 

Бу көнне республика  авыл хуҗалыгы  тармагының иң  яхшы игенчеләрен, терлекчеләрен, механизаторларын, КФХ башлыкларын  һәм  белгечләрен котлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International