"Инсультны профилактикалау мәктәбе " ачык лекция узача. 11 октябрьдә 11.00 сәгатьтә Пенсия фонды идарәсендә (Тынычлык проспекты, 24нче йорт, 9 нчы кат) өлкән буын чаллылары өчен «Инсультны профилактикалау мәктәбе»ачык лекция узачак. Чараны оештыручылар - «Зэнгэр тасма-Синяя лента " инсульт белән авыручыларга ярдәм фонды һәм "Россия Пенсионерлар берлеге"иҗтимагый оешмасының региональ бүлекчәсе. «Зэнгэр тасма – Синяя лента» инсульт белән авыручыларга ярдәм фонды хезмәткәрләре инсульт кичергән кешеләрне һәм аларның туганнарын адаптацияләү һәм аларга ярдәм итү проектын эшләделәр. Лекциядә тыңлаучылар инсульт үсешенең риск факторлары һәм аларны коррекцияләү, инсульт билгеләре, аның нәтиҗәләре, үз-үзеңне тикшерү алымнары, кичектергесез халәтләрдә үз-үзеңә ярдәм күрсәтү, инсульт белән авыруга беренче табибка кадәрге ярдәм күрсәтү турында беләчәкләр. Чара ахырында Өченче буын университетында белем алган 60 кешегә компьютер белеме курсларын тәмамлау турында сертификатлар тапшыру булачак.