2018 елның 1 октябрендә Круглое Поле поселогында "Юность" күп функцияле үзәгендә игелек һәм хөрмәт көненә багышланган " Тормыш көзе җылы булсын" дигән концерт булды. Кайнар чәй табыны артында утырганда, чакырылган кунаклар "Юность" МФЦ һәм музыка мәктәбе коллективлары катнашында концерт программасын карадылар. Традиция буенча, Круглое Поле урта мәктәбе укучылары әби-бабайларына үзләре җитештергән пироглар рәвешендә сюрприз бүләк иттеләр. Өлкән буын кешеләре дустанә атмосферада яшьлек турында фикер алыштылар һәм, әлбәттә инде, биюсез дә булмады.
Өлкән буын кешеләре өчен Әлмәт драма театрының «Кар астында кайнар чишмә " спектакле күрсәтелде.
Мәктәптән тимурчылар хәрәкәте тарафыннан шефлыкка алган пенсионерларга ишегалды участокларында ярдәм күрсәтелде.
Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Круглое Поле авыл җирлеге депутатлары гражданнарны өйләренә барып котладылар.
Өлкәннәр декадасы кысаларында «Яшьлек» спорт-сәламәтләндерү комплексында узган спартакиадада, шашка буенча уенчылар арасында Круглое Поле поселогында яшәүче Дьячков Николай беренче урынны алды.
Чәчтараш хәйрия акциясе кысаларында, 8 пенсионерга ташламалы хезмәт күрсәтелде .
"Яшьлек "күпфункцияле үзәгендә районның халыкны социаль яклау бүлеге, Тукай районы үзәк хастаханәсе, Пенсия фонды һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчеләре һәм белгечләре тарафыннан өлкән яшьтәге гражданнарны кабул итү оештырылды,дип язалар Круглое Поле бистәсеннән