Тукай муниципаль районы Түбән Суыксу авыл китапханәсе "Лермонтов шигърият көннәре"VI төбәкара акциягә кушылды. Түбән Суыксу мәктәбе укучылары өчен китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче балаларга бөек рус язучысы тормышы турында сөйләде, М. Ю. Лермонтовның китаплары һәм әсәрләре белән таныштырды.