Круглое Поле поселогының «Акчарлак» бассейнында йөзү буенча район беренчелеге булып узды, анда 16 мәктәптән 70 укучы катнашты.
Нәтиҗәләр: 2001-2003 елгы яшь төркемендә Шилнәбаштан Ләйсән Шәехова һәм Күзкәй авылыннан Данил Зарипов-1 урын;
2004-2007 елгы р.-Мәләкәс авылыннан Риана Исламова һәм Новотроицк авылыннан Алмаз Габидуллин - 1 урын .
Командалар арасында нәтиҗәләр:
1 урын – Круглое Поле мәктәбе,
2 урын – Княз мәктәбе,
3 урын– Шилнәбаш мәктәбе .