18 октябрьдә «Перспектива» ресурс үзәгендә ТР Иҗтимагый палатасы һәм ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә " коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлегенең төп аспектлары»мәгълүмати - гамәли семинары узды.
Семинарда Яр Чаллы, Менделеевск, Тукай районы һәм Алабуга шәһәре коммерциячел булмаган оешмалары вәкилләре катнашты. Семинарда коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлегенең хокукый һәм финанс аспектлары, максатчан төркем белән эшләү, хезмәт күрсәтү, коммерциячел булмаган оешмаларның проект эшчәнлеге, социаль инвестицияләр һәм тд кебек мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар. ТР Иҗтимагый палатасы эксперты, «Закал» ТР РООИ - Латыйпов Рөстәм Бари улы - коммерциячел булмаган оешма эшчәнлегенең мөһим элементы булып бизнес белән хезмәттәшлек тора, мондый партнерлык, системалы рәвештә формалаштыру мөһим, дип аңлатты. Мондый очрашулар атна саен дәвам итәчәк.