“Россия лидерлары” идарәчеләр бәйгесендә җиңеп, миллион сум алган Татарстан кызы Александра Лебедева грантны Мәскәүнең “Сколково” идарә мәктәбендә уку өчен сарыф иткән. Бу турыда ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.
“Россия лидерлары” бәйгесендә алган 1 миллион сумнан тыш, миңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тагын бер миллион бирде. Апрельдән бирле Сколковода «Коучинг первых лиц» программасы буенча укуга 2 млн сум сарыф иттем”, — дип сөйләде ул.
Лебедева сүзләренчә, аңа идарәче буларак программа кайсы якка үзгәрергә кирәклеген аңларга ярдәм итә. Сколковода белем алу зирәк осталыкны үстерүгә йогынты ясый, диде Александра Лебедева.
«Россия лидерлары» җиңүчесе сүзләренчә, миллионлык грант аның өчен төп этәргеч булган. Грант алганнан соң, Лебедеваның хыялы чынга ашкан.
Чыганак:Татар-информ