10 октябрь көнне Биклән мәктәбе укучылары мәктәп директоры Айрат Ибраһимов җитәкчелегендә юл янында агачлар утырту өчен чыктылар.Мәктәптә «ЭКОБИКЛЯНЦЫ»яшь урманчы отряды эшли(җитәкчесе география һәм биология укытучысы Гөлзирә Илһам кызы Низамова ) ,бу көнне алар Биклән авылына илтүче юл янында 25 чыршы утырттылар . Укучылар мондый чараларда еш катнашалар, алар Сабантуй үткәрелә торган мәйданчыкта, мәктәп территориясендә агачлар утыртканнар инде. "Отрядта 15 укучы бар. Агач утыртудан тыш, шушы көннәрдә алар " Алтын балык «авыл чишмәсен чүп-чардан чистарттылар, шулай ук мәктәптә пластик, макулатура һәм Иске батарейкаларны аерым җыю өчен контейнерлар куелды», – ди Гөлзирә Илһам кызы балаларның табигать саклау чараларында катнашуы турында.