Татарстанның Спас районында Абдулла Алишка 110 ел тулуга багышланган чарада Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты язучы Факил Сафинга Абдулла Алиш премиясе тапшырылды. Бу хакта Татарстан Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
2018 елда Абдулла Алиш премиясенә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2004), Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты (1999) язучы Факил Сафин лаек булды. Бүләкне язучыга Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тапшырды.
Чарада Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәкара хезмәттәшлек секторының әйдәп баручы киңәшчесе Әлфия Әхәтова, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, Алиш премиясе лауреатлары, Абдулла Алишның туганнары, мәктәп укучылары катнашты.
Чыганак:Татар-информ