Белгечләр күп балалы гаиләләрдә йөреп чыктылар.

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

   2018 нче елның 19 нчы октябрендә  «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова һәм белгеч Алия Фархутдинова Яңа посёлогында күп балалы гаиләләрне йөреп чыктылар.

       Әлеге сәфәр гаиләләрнең торак-көнкүреш шартларын тикшерү һәм билгеләү, социаль тәэмин ителеш буенча мохтаҗлыкны ачыклау өчен юнәлтелгән иде.

       Рейдта 2 белгеч, 9 күп балалы гаилә һәм 11 балигъ булмаган бала катнашты.

       Рейд барышында күп балалы гаиләләргә " Наркотиклар. Манипуляция Серләре» видеролигы күрсәтелде.

      Чара ахырында һәр гаиләгә сәламәт яшәү рәвеше буенча киңәшләр бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International