Бикләндә Рәзил Вәлеев белән очрашу узды

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

19 нчы октябрь көнне Биклән мәктәбендә “Бер күрешү үзе – бер гомер” дигән истәлекле очрашу кичәсе үтте. Кичәгә  шагыйрь, язучы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның дәүләт премияләре лауреаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев килде. Бәйрәмдә укучылар аның турында бик матур чыгыш ясадылар, шигырьләрен сөйләделәр, җырын башкардылар. Разил Валиевнең чыгышын – әсәрләрен язуга этәргеч булган истәлекләрен, авылыбыз белән бәйле хатирәләрен яратып тыңладык, аның башкарган шигыре һәркемнең күңеленә хуш килде. Кичәдә авылыбыз шагыйрәсе Сәетгәрәева Р.Г., Тукай муниципаль районы  башлыгы Камаев Ф.М, Биклән җирле үзидарә башлыгы Сахбеев М.Ш. һ.б. кунаклар да катнашты.  Бәйрәмнән соң мәктәп музеена экскурсия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International