24 октябрь көнне " Энергетик» Мәдәният сараенда Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Районның 2 гаиләсе сертификатлар белән бүләкләнделәр. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Тукай районында ана капиталына 2.687 сертификат бирелгән, 2336 гаилә 1 млрд.сумнан артык акчага файдаланган.