Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм РОССИЯ» фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина агымдагы елның 10 аенда гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә нәтиҗә ясады.
2018 елда парламентарий Чаллыда, Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Тукай районнарында, шулай ук «Бердәм РОССИЯ» партиясе рәисе Д. А. Медведевның Татарстан Республикасындагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә 16 кабул итү үткәрде.
«Гражданнарны шәхси кабул итү барышында һәр очрашу-аерым мөһим сөйләшү, һәр мөрәҗәгать тирәнтен өйрәнүне, аерым якын килүне таләп итә. Әмма хәл ителгән һәр мәсьәләдән шатлык та, уңай нәтиҗә дә – канат үсеп чыга кебек. Күптән түгел Актаныш районына эш сәфәре барышында Пучы авылында балалар бакчасы хезмәткәре килде. Минем шатлыгым нидән гыйбарәт иде, ул мине җылы аңлады һәм аның язмышында катнашкан – операция үткәрүдә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде. Бүген ул сәламәт һәм бәхетле. Мондый очрашу бик кыйммәт тора!"- дип сөйләде Әлфия Когогина