Тукай районының 3 гаиләсе сертификатлар алды.

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

 

31 октябрь көнне " Энергетик» Мәдәният Сараенда тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Бу көнне Тукай районының 3 гаиләсе сертификатлар алды.
Сертификатларны гаиләләргә ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равиля Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Мулькаманова тапшырдылар.
Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Тукай районында ана капиталына 2.690 сертификат бирелгән, 2337 гаилә 1 млрд.сумнан артык акчага файдаланган.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елдан балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең берьюлы берничә яңа чарасы эшли башлады – бу ана капиталы программасына 2021 елның 31 декабренә кадәр керү мөмкинлеген озайту, ана капиталын мәктәпкәчә белем алуга юнәлдергәндә өч еллык мораторий төшерү, шулай ук 2018-2020 елларда ана капиталы акчаларыннан ай саен икенче бала туачак гаиләләр алу.
Сертификат бирү, МСК чаралары белән эш итү турындагы гаризаларны хәзер Россия Пенсия фонды сайтында Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә тапшырырга мөмкин. Әлеге хезмәттән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында расланган хисап язмасы булган гражданнар файдалана ала (gosuslugi.ru). Электрон формада гариза биргәндә клиент хезмәтенә шәхси бару таләп ителми. Шулай итеп, Россия Пенсия фонды Гражданнар, өйдән чыкмыйча, РПФ хезмәтләре алсын өчен, электрон сервисларны киңәйтүне дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International