Белгечләр “Чиста урманнар” акциясе оештырды

2018 елның 2 ноябре, җомга


    2018 нче елның 31 нче октябрендә  «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Алия Фархетдинова һәм Рәзилә Ярмухаметова тарафыннан "Чиста урманнар» акциясе кысаларында урман җыештыру оештырылды. Бу экологик акция "Чиста урман синнән башлана!» девизы астында үтте, аны социаль хезмәт алучылар белән оештырдылар.

Акция балигъ булмаганнарның табигатькә мөнәсәбәтен яхшы якка үзгәртүгә һәм үз төбәгеңә сакчыл караш формалаштыруга юнәлдерелгән иде,. Балалар урман посадкасы полосасы территориясен чистарттылар. Алар урманны коры-сарыдан, чүп-чардан һәм яфраклардан арындырдылар.

 Эш барышында балалар урманның саф һава, кыргый хайваннарның яшәү урыны, табигатьне бизи торган урын икәненә инандылар.

 Әлеге чарада төрле категория гаиләләреннән 4 балигъ булмаган бала катнашты.

 Акция ахырында белгечләр социаль хезмәт алучыларга рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International