Региональ утырышка делегат сайланды

2018 елның 2 ноябре, җомга
 
 

«Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлеге әгъзалары сентябрь аенда башлаган Конференциянең икенче этабына җыелдылар. Бердәмроссиялеләр агымдагы ел эшчәнлегенә йомгак ясадылар, составтагы үзгәрешләр турында сөйләштеләр. Ике тукайлыга партия билеты тапшырылды.

Шулай ук ел ахырында узачак региональ конференциягә делегатлар билгеләнде. Партия әгъзалары бертавыштан район башлыгы Фаил Камаев һәм Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы Гадел Даутов кандидатураларын сайлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International