“Җир – безнең уртак йортыбыз”

2012 елның 28 апреле, шимбә

Узган атнада Тукай муниципаль районы Комсомол авылы мәдәният йортында Чернобыль АЭС ында зарар күрүчеләр истәлегенә багышланган “Җир – безнең уртак йортыбыз” исемле чара узды.

Әлеге чара мәдәният йорты директоры Шәрифҗанова А.Н., китапханә директоры Лобова Т.А., авылның  инвалидлар оешмасы рәисе Галицкая Н.В. тарафыннан үткәрелде. Сәхнәдә балалар катнашында театральләштерелгән концерт күрсәтелде, җитәкчеләр тарафыннан экологик проблемалар да күтәрелде. Китапханәдә исә “Чернобыль – төзәлмәслек яра” исемле  китап күргәзмәсе оештырылган иде. Килгән тамашачылар да, катнашучылар да әлеге чарадан соң һәрбер кешенең үз йорты -  Җире турында кайгыртырга, уйларга тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International