“Батыркай - 2019”, “Сылукай - 2019” бәйгесе.

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

 

 

             “Батыркай - 2019”, “Сылукай - 2019” бәйгесе Тукай районында беренче тапкыр үткәрелә. Бәйгедә катнашучыларыбыз  арасында сәхнәгә тәүге мәртәбә адым ясаучылар да булды. Батыркай – 2019. Сылукай -2019 бәйгесендә 24 мәктәп катнашты. Шулар арасыннан 16 бала финалга узды. Финалда  Батыркай бәйгесендә 7 малай, Сылукай  бәйгесендә  9 кыз көч сынашаты. 

         Милли-мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә сәләтле ир балаларны   ачыклау, аларга шул юнәлештә үсеп китәргә ярдәм итү, татар   халкының йолаларына, гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту аша милли  тәрбияләүгә шартлар тудыру максатыннан оештырылган бәйгенең темасы: “Теле барның – иле бар” дип атала .

Бәйгедә район  мәктәпләренең беренче-дүртенче,  бишенче-сигезенче сыйныфында укучы ир балалар һәм кызлар катнашты.

Катнашучыларга: тел белү дәрәҗәсе, төрле яклап ачылган таланты (җыр, биюү,сөйләм осталыгы), сәхнәдә үз-үзен тотышы,  дикциясе, композицион төзелеше,  сәхнә киеме (миллилек) -  таләпләре куелган иде.

           Программа –өч  этапны үз эченә алды.

1 этап – 1 – 26 ноябрьгә кадәр мәктәп туры.Монда һәрбер теләк белдергән 1-4, 5-8нче сыйныф баласы катнаша алды.

2 этап – 27 – 30 ноябрь район эчендә сайлап алу этабы (МББҮ). Сайлап алу этабына мәктәп турында җиңү яулаган укучы катнашты.

3 этап финал өлеше 22 гыйнвар Түбән Суык Су мәдәният йортында үтте.

Мөхтәрәм  кунакларыбыз:

-         Тукай муниципаль районы башлыгы – Камаев Фаил Мисбаһ улы.

-         Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары – Шакирова Гүзәл Юныс кызы.

Хөрмәтле жюриларыбыз:

  • Тукай муниципаль районы «Мәдәният һәм ял үзәге” директоры –  Шарипова Флүрә Әзһәр кызы.

-         Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе -  Мөхәммәтҗанова Айгөл Хәбибҗан кызы.

-         Тукай муниипаль районы Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры, “Батыркай - 2019”, “Сылукай - 2019”  бәйгесенең җитәкчесе – Хөсниева Лилия Рафаил кызы.

-         Республикакүләм “Татар егете - 2016” бәйгесе финалисты, Иске Абдул егете - Габидуллин Илмир Рафис улы.

         Сылукай, батыркай бәйгесендә катнашучылар  беренче биремдә үзләренең чыгышларын күрсәттеләр. Икенче биремдә катнашучы бала  рус сүзен татарчага тәрҗемә итәргә тиеш иде. 

         Концерт номерлары белән – Республикакүләм “Татар егете – 2016” бәйгесенең җиңүчесе Хәмидуллин Инсаф,  Яр Чаллы егете; 

  • “Шәл бәйләдем” җыры белән “Смайл” вокал ансамбле, җитәкчесе Муллагалиева Лилия Зөфәр кызы, Комсомол кызлары;  
  • Республикакүләм “Татар егете – 2016” бәйгесенең финалистлары Габидуллин Илмир һәм Илнур, Иске Абдул авылы егетләре;
  • Фазылҗанова Миләүшә “Туган ил” җыры белән, Новый поселыгы  сылуы үзләренең чыгышларын күрсәттеләр.

Кечкенә сылулар арасында:

 «Тамашачы мәхәббәтен яулаган сылу» номинациясендә - Сәлимова Эвелина, Калмия мәктәбе, 2 сыйныф

«Иң сәләтле сылу» номинациясендә -  Самойлова София, Мәләкәс мәктәбе, 3 сыйныф

«Милли традицияләрдә тәрбияләнгән  сылу» номинациясендә - Бурганова Зәринә, Калмаш мәктәбе, 1 сыйныф

«Иң тырыш сылу» номинациясендә - Галиева Динара, Теләнче Тамак мәктәбе,  1 сыйныф

«1 урынга» -   Шакирова Әминә, Круглое Поле мәктәбе,2 сыйныф лаек булды.

Зур сылулар арасында:

«Иң сәләтле сылу» номинациясендә - Фазылҗанова Диләрә,  Новый поселыгы мәктәбе, 6 сыйныф

«Милли традицияләрдә тәрбияләнгән  сылу» номинациясендә - Мостафина Алинә, Биклән мәктәбе,6 сыйныф

1 урынга Вәлиуллина Изәлия, Комсомол мәктәбе, 6 сыйныф укучысы лаек булды.

Кечкенә батырлар арасында:

«Тамашачы мәхәббәтен яулаган батыр» номинациясендә - Ризатдинов Иршат, Новый поселыгы мәктәбе, 4 сыйныф

«Милли традицияләрдә тәрбияләнгән  батыр» номинациясендә - Яхин Сөләйман, Мәләкәс мәктәбе, 3 сыйныф

1 урынга -    Фахриев Инсаф, Теләнче Тамак мәктәбе ,  1 сыйныф укучысы лаек булды.  

Зур батырлар арасында:

«Иң батыр малай » номинациясендә номинациясендә -  Тимиркаев Имиль , Борды мәктәбе, 5 сыйныф

«Тамашачы мәхәббәтен яулаган батыр» номинациясендә - Арсланов Камил, Бәтке мәктәбе, 5 сыйныф

«Милли традицияләрдә тәрбияләнгән  батыр» номинациясендә - Тәҗетдинов Нияз, Түбән Суык Су мәктәбе, 5 сыйныф

1 урынга - 8 сыйныф укучысы Хөсәенов Айдар, Мусабай завод мәктәбе,  лаек булды.

Финалистларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

  1 урын алган балаларга диплом һәм истәлекле бүләкләр һәм спонсорыбыз Чаллы дельфинариясенә ике кешелек чакыру билеты тапшырылды.

 Автор: Әүхәдиева Илүсә Азатовна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International