2019 елның 25 мартында Татарстан авыл китапханәсендә Кенәз урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары белән «Алкоголь - дошман»дигән алкогольле эчемлекләр куллануны кисәтү буенча чара узды. Балалар видеоролик карадылар, фикер алыштылар, хәмернең максатка ирешүдә ярдәмчесе түгел, ә чын тормоз дигән нәтиҗә ясадылар. Китапханәчеләр «Сыраның организмга зарарлы йогынтысы» дигән буклетлар тараттылар, шулай ук әлеге темага китаплар күргәзмәсе әзерләделәр