2019 елда «Сабан бәйрәме» н үткәрү көннәре расланды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабан туе вакыты турындагы документларны имзалады.
Нәтиҗәдә, Казанда бәйрәм 23 июньдә, Яр Чаллыда һәм Түбән Камада 16 июньдә узачак. Татарстан районнарында Сабантуй 8−9 июньдә каралган.
Шуны да өстәп үтик: 2019 елның 8−9 июнендә Новосибирск өлкәсендә XIX федераль Сабан туе уздырылачак.