«Яшь географ турниры»муниципаль интеллектуаль уен оештырылды.

2019 елның 26 марты, сишәмбе

22 март көнне Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Яшь географ турниры»муниципаль интеллектуаль уен оештырылды. Уен экологик фестиваль кысаларында үткәрелде.. Уен экологик фестиваль кысаларында үткәрелде. Уенның төп максаты-география өлкәсендә балаларның танып-белү кызыксынучанлыгын  үстерү. Уенның бурычлары: географик мәсьәләләрне хәл итү барышында танып-белү мәнфәгатьләрен, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә ярдәм итү; үз җиреңә, үз регионыңа, үз иленә мәхәббәт тәрбияләү; көндәлек тормышта географик белемнәрне һәм күнекмәләрне гамәли куллануга әзерлеген формалаштыру.
 Безнең уенда17 мәктәптән  7-8 сыйныф укучылары катнашты, катнашучыларның гомуми саны - 20 .Командалар 4 төркемдә эшләде : "Айсберг", "Континентлар",Географик паровоз"," Глобус " (һәр командада 5әр уенчы). Уен башланыр алдыннан һәр команда үзенең визит карточкасын тәкъдим итте. Жюри әгъзалары алынган очколар санын теркәде һәм вакыт артыннан күзәтте
 "Туристик путевка сатып алу»," Кызыклы серле күренешләр», «Географик Әлифба», "Хатаны тап" һәм «Географик көрәш»этаплары аеруча зур кызыксыну уятты.
 Уенның җиңүчеләре һәм призерлары билгеләнде(1-3 урыннар).

«Айсберг» командасы «Тамашачылар мәхәббәте призы»дипломы белән бүләкләнде. Уенда катнашучыларга һәм педагогларга уен бик ошады,дип яза мәгариф идәрәсе методисты Әнисә Гелметдинова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International