2019 елның 26 мартында, Кенәз мәктәбенең 4 сыйныф укучылары "Патриот"хәрби дан музеена экскурсиягә килде. Укучылар, педагог-Елена Александровна Кожевникова белән бергә, музейның төп күргәзмәләре буенча экскурсияне кызыксынып тыңладылар. Балалар игътибар белән Карелия Республикасында Бөек Ватан сугышы барган урыннарда, эзтабарлар Михаил Жилин һәм Фәнис Хаҗиев тапкан экспонатларны карадылар. Россгвардия хезмәткәре Михаил Жилин һәм Кенәз авыл җирлегенең хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Фәнис Хаҗиев ел саен Бөтенроссия «Хәтер вахтасы»программасы кысаларында эзләнү-археологик экспедицияләрдә булалар һәм Бөек Ватан сугышы узган урыннарында казу эшләрендә катнашалар, мәетләрне тану һәм күмүдә булышалар.
Кенәз авылы мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева