27 март көнне «Энергетик» мәдәният сараенда Тукай районының 2 гаиләсенә ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды.Гаиләне балалары туу белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина котлады. Ул гаиләләргә ана капиталы сертификатлары тапшырды, аны куллануның төп юнәлешләрен искә төшереп, Ана капиталы дәүләттән сизелерлек ярдәм булыр дип өмет белдерде.