« Балаларга бирелгән талант » дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды .

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

26 март көнне Шилнәбаш авыл китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары белән «Балалар өчен иҗат итү- иң зур    эш» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде  Балалар  язучы Н.Н.Носов  иҗатына багышланган

« Балаларга бирелгән талант » дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды . Авыл китапханәсе мөдире Бариева Нурзилә Нигъмәт кызы китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде, анда язучының танылган әсәрләре тәкъдим ителде. Әңгәмә слайдлар күрсәтү белән үрелеп барды, укучылар   Николай Николаевич Носовның биографиясе һәм иң танылган әсәрләре һәм геройлары белән таныштылар.

Авыл китапханәсе мөдире Бариева Н. Н.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International