Әлфия Когогина :Йолдызчыклар өчен хыялга күпер булуына чын күңелдән шатмын!»

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

27 мартта Яр Чаллы шәһәрендә пианист-виртуоз, Россия Федерациясенең халык артисты, дөньякүләм танылган йолдыз Денис Мацуев концерты булды. Аннан алдагы көннәрдә, 25 һәм 26 март көннәрендә Чаллыда  Мәскәү музыка мәктәбенең иң яхшы педагоглары Чаллы, Минзәлә, Менделеевск, Әгерҗе һәм Алабугадан талантлы , сәләтле балалар өчен мастер-класслар оештырды.Чараны Дәүләт Думасы депутаты, икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина ачты, бу чараны оештыру  инициаторы да ул иде. Быел тыңлауларда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарын музыка һәм сәнгать мәктәпләренең йөзгә якын укучысы катнашты."КАМАЗ" ГАҖ нигез салган әлеге традиция буенча без язны янә дөнья дәрәҗәсендәге йолдызлар концерты белән каршы алабыз. Искиткеч Денис Мацуев белән бергә менә инде икенче ел рәттән без зур эш башкарабыз. Быелда  иң яхшыдип танылган егетләр-кызлар «Яңа исемнәр» фонды стипендиатлары булачак һәм Суздальда Халыкара җәйге иҗат мәктәбендә белем алу мөмкинлеге алачак. Бүгенге чараның безнең Йолдызчыклар өчен хыялга күпер булуына чын күңелдән шатмын!»диде  Әлфия Когогина . Һәм алар һәм Денис Мацуев белән берлектә җиңүчеләргә җәйге иҗат мәктәбенә стипендия һәм юлламалар тапшырдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International