Пенсия фонды хезмәтләре бушлай бирелә

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге  хәбәр итә.  Пенсия фонды органнарында бушлай алырга мөмкин булган кыйммәтле хезмәтләрне көчләп тагып, Өченче яшьтәге гражданнарны алдау очраклары ешайган.Анда  пенсионерларны, өстәмә акча түләп пенсияне яңадан исәпләү өчен гариза язарга тәкъдим итәләр. Игътибар итегез, әлеге хезмәт пенсия фонды органнарында бушлай бирелә. Моннан тыш сез пенсия күләмен һәм башка түләүләрне Россия Пенсия фонды сайтында Гражданинның шәхси кабинетында онлайн рәвештә тикшерә аласыз. Шикле очракларда да Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге татарстанлыларга Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә (843) 27-9-27-27 мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International